Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш сәбәпле Украинадан Польшага китүчеләр саны ике миллионнан арткан


Польшадагы Украина качаклары төркеме, 17 март 2022 ел
Польшадагы Украина качаклары төркеме, 17 март 2022 ел

Бу - Польша башкаласы Варшауда яшәүчеләр саныннан да күбрәк.

Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергән көннән - 24 февральдән алып, Польшага күчеп килгән украин халкы саны ике миллионнан артып киткән, бу илнең башкаласы Варшауда яшәүчеләр саныннан да күбрәк. 18 мартта Польшаның чик буе дәүләт хезмәте шундый саннар китерде.

"Сүз башлыча хатын-кызлар һәм балалар турында бара. Аларга чикне узганда ярдәм итүче беренче поляклар – сак хезмәткәрләре. Еш кына беренче хуплау сүзләре кешеләр өчен зур мәгънәгә ия була", дип искәртәләр чик буе хезмәтендә .

БМО мәгълүматына күрә, сугыш башыннан бирле Украинадан якынча 3 миллион 200 мең тирәсе кеше качып киткән. Күршедәге Польшага барып җиткәннән соң аларның ничәсенең биредә калуы төгәл генә билгеле түгел.

Күпләр алга таба өченче илләргә китә дип фаразлана. Мисал өчен, Украинада өч атна дәвам итүче сугыш вакытында Чехия якынча 270 мең качакны кабул иткән.

Украиннар шулай ук Молдова, Румыния, Словакия, Маҗарстанга килеп урнаша. Reuters язуынча, бу вагыять Икенче дөнья суышыннан соң Европа кыйтгасында качаклар белән бәйле иң тиз үсеш алучы кризис.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG