Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия якын көннәрдә илдә YouTube-ны томаларга мөмкин


Русия хакимияте якын көннәрдә, киләсе атна ахырыннан да соңга калмый, илдә YouTube-ны томаларга мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Аның чыганагы әйтүенчә, томалау турында карар бүген үк кабул ителергә мөмкин.

YouТube Google корпорациясенең видеолар платформасы. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русия хакимиятләре YouТube-тагы кайбер видеолар дөреслеккә туры килми яки Русиягә каршы юнәлдерелгән дип, анда цензура кертүне таләп итеп килә. 18 мартта Роскомнадзор Google-дан YouТube-та урысларга каршы "янаулар таратуны" һәм "Русиягә каршы роликларны" күрсәтүне "мөмкин кадәр тизрәк туктатуны" таләп итүен белдерде. Русия хәтта YouТube һостингы администрациясе гамәлләрендә "террор төсмере бар" дип белдерде.

Google һәм Meta (Русиядә инде томаланган Facebook һәм Instagram-ны үз эченә ала) соңгы көннәрдә Русиягә ачыктан-ачык каршы позициягә басты дип белдерә Роскомнадзор. Элегрәк Русия баш прокуратурасы Meta-ны экстремист оешма дип тануны таләп итте.

Русия Украинага каршы сугыш башлагача, илдә сәяси цензура кертте, Украинадагы хәлләргә карата "сугыш" сүзен куллануны тыйды һәм бу сугыштагы югалтулар, Русия хәрбиләренең гамәлләре турында Русия хакимияте биргән рәсми мәгълүматларны гына куллануны таләп итте. Илдә күп кенә бәйсез мәгълүмат чараларының эшчәнлеге туктатылды, аларның интернет аша мәгълүмат тарату юллары томаланды. Шуннан соң оппозицион сәясәтчеләр, активистлар, бәйсез журналистлар һәм аналитиклар YouТube-та стримнарны күбрәк бирә башлады.

Азатлыкның да YouТube-та үз каналы эшләп килә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG