Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган татар фольклорчысы Эльмира Каюмова вафат


Эльмира Каюмова
Эльмира Каюмова

Аңа 53 яшь иде. 

19 март кичендә танылган фольклор белгече, этник музыка белгече, мөселман музыкасы мәдәниятенең татар җирлегендә чагылыш үзенчәлекләрен өйрәнгән галимә, гөсләдә уйнау традицияләрен барлаучы Эльмира Каюмова озакка сузылган авырудан вафат булган. Бу хакта "Шәһри Казан" газеты хәбәр итә. Аңа 53 яшь иде.

Эльмира Каюмова 1968 елда туа. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Ул Татарстанда гөсләдә уйнау традицияләрен өйрәнә, гөсләчеләр ансамбльләре булдыруга зөр өлеш кертә. Эльмира Каюмова җитәкчелегендә Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге гөсләчеләргә багышланган берничә музыкаль җыентык та дөнья күрде.

Азатлык Эльмира ханым белән 2017 елда соңгы тапкыр сөйләшкән иде. Ул татарда кыллы уен коралларын ясаучылар да, аларда уйнарга өйрәтүчеләр, өйрәнергә теләүчеләр дә кими бара дип сөйләгән иде.

2016 елда Эльмира Каюмова белән зур интервью чыкты.

XS
SM
MD
LG