Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскидагы мәчеткә Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаган баннер куелган


Мондый карарны мәчет хезмәткәрләре бер тавыштан хуплавын да әйткән мөфти

Омски мөселманнары "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" акциясенә кушылган. Бу хакта БК55 хәбәр итә. Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй Шакирҗанов район имамнары да теләктәшлек күрсәтүен белдергән.

"Без Владимир Путинны, Русия халкын хуплап баннер элдек. Безнең президент фашизм оясыннан азат итәргә ярдәм итә", дип сөйләгән ул.

Себер Җәмигъ мәчетенә Украинадагы сугышны һәм Владимир Путин сәясәтен хуплап, Русия агрессиясе символы булган Z тамгасы күрсәтелгән баннер да эленгән. Мондый карарны мәчет хезмәткәрләре бер тавыштан хуплавын да әйткән мөфти. Ул район имамнары да Путинның сугыш башлавын хуплый дигән.

Моңа кадәр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыккан иде.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин дә сугыш башлауны хуплады.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исә мөселманнарны җомга намазында Аллаһтан тынычлык, кешеләрнең гомерләрен саклауны сорап дога кылырга чакырды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG