Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татар штабы Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең оешманы ябу карарын шикаять иткән


Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев

Бу турыда Азатлыкка Мәскәү татарлары штабын җитәкләгән Рөстәм Ямалиев хәбәр итте.

Русия Юстиция министрлыгының Мәскәү идарәсе узган елның ноябрендә Мәскәү татарлары штабын ябуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. 16 декабрьдә узарга тиешле беренче утырыш гыйнварга күчерелде.

12 гыйнвар Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы мөрәҗәгатен карап, "Мәскәү татарлары штабы" иҗтимагый оешмасын ябу турында карар чыгарды.

Апелляцияне карарга тиешле утырыш датасы әлегә билгеләнмәгән, диде Рөстәм Ямалиев Азатлыкка.

Ямалиев шулай ук күптән түгел генә Юстиция министрлыгында теркәлгән Мәскәү татарларының милли конгрессы исеменнән Дөнья татар конгрессына керү өчен гариза тапшыруын хәбәр итте.

"Җомга көнне Дөнья конгрессы составына керү өчен Милли конгресс һәм тагын бер юридик оешмабыз – Мәскәү өлкәсе татарлары штабы исеменнән документлар тапшырдык. Алырлармы, алмаслармы – карарбыз", диде Ямалиев

XS
SM
MD
LG