Accessibility links

Бельгиядә карнавал вакытында  җыелган халыкка автомобиль килеп бәрелгән, һәлак булучылар бар


Беренчел мәгълүматларга күрә, алты кеше һәлак булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Бельгиянең Стрепи-Бракньи шәһәрендәге карнавал вакытында халык төркеменә автомобиль белән һөҗүм итү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган. Бу хакта RTBF телеканалы хәбәр итә. 22 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Машинада булган кешеләр инде тоткарланган, дип белдерә җирле полиция матбугат хезмәте.

Бельгиянең эчке эшләр министры Аннелис Верлинден һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашты. "Стрепидагы иртәнге инцидент нәтиҗәсендә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын тирән уртаклашам. Күңелле кичә булырга тиешле нәрсә драмага әверелде. Без хәлләр барышын игътибар белән күзәтәбез", - дип язган ул твиттерда.

RTBF телеканалы хәбәр итүенчә, оештыручылар карнавалны дәвам итәргә карар иткән, бары тик рәсми чараларыннан - бүләкләр тапшыру һәм фейерверк атудан баш тартканнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG