Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның тулы хокукларын кайтаруны таләп итәбез: яшьләр референдумга 30 ел тулуны Казанда ялгыз пикетлар уздырып билгели


Ялгыз пикетка чыккан активистларның берсе
Ялгыз пикетка чыккан активистларның берсе

“Азатлык” татар яшьләре активистлары 1992 елның 21 мартында уздырылган Татарстанның суверенлыгы турында референдумына 30 ел тулуны ялгыз пикетлар уздырып искә алды. Активистлар Казан үзәгендә оештырылган урам чараларында Татарстанның тулы хокукларын кайтаруны таләп итте.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары 20 мартта, Казанның Тукай скверында шагыйрьнең һәйкәле һәм Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында активистлары ялгыз пикетларга чыгып Татарстан референдумына 30 ел тулуны билгеләп үтте. Бу хакта Азатлыкка, берлек вәкиле Рәфыйк Кәримулла җиткерде.

Кәримулла әлеге пикетларның төп максаты - 21 мартта Татарстан референдумы уздырылуга 30 ел тулуны халыкның исенә төшерү, дип белдерде.

"Халкыбызның исенә төшерү белән бергә, хакимияттә утыручыларга да әлеге көннең булуын җиткерү иде, чөнки Татарстанның тулы хокуклы дәүләт булуын 30 ел элек референдумда катнашканнарның 60 % тан артыгы хуплап тавыш бирде.

Кызганыч, хакимияттәге җитәкчеләр әкренләп халкыбыздан бу референдум көнен яшерә, оныттыра башлады. Без бүген шушы референдумны бар кешенең исенә төшерү өчен чыктык", диде ул.

Активист фикеренчә, Татарстан референдумы халыкның дәрәҗәсен иң югары ноктага күтәрүе белән бик зур әһәмияткә ия.

"Референдум тулы рәвештә кулланылып, тиешенчә эшләтелгән булса иде, без бүген татар милләте, татар халкы буларак түбәнсетелгән, кимсетелгән, изелгән хәлдә калмаган булыр идек", ди Кәримулла.

Кәримулла, моннан 30 ел элек уздырылган Татарстан референдумын республиканың иң зур казанышы дип саный.

"Аңа халкыбыз зур өметләр баглаган иде. Әмма бу өметләр, кызганыч, акланмады. Киресенчә, барлык ирешкән казанышлар бер -бер артлы юкка чыгарылды. Һәм артка таба чигенү әле дә дәвам итә", дип белдерде Рәфыйк Кәримулла Азатлыкка.

1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG