Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина халкының якынча дүрттән бере өйләрен ташлап яки илдән күчеп китәргә мәҗбүр булган


 Шәһәрдән чыгып китү өчен качаклар урамда җыелыша. Украина, Мариуполь, 20 март 2022 ел
Шәһәрдән чыгып китү өчен качаклар урамда җыелыша. Украина, Мариуполь, 20 март 2022 ел

2022 ел башына Украина җирләрендә 41 миллион кеше яшәгән.

Украина халкының якынча дүрттән бере өйләрен ташлап яки илдән күчеп китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта БМОның качаклар эше югары комиссары Филиппо Гранди белдерде.

2022 ел башына Украина җирләрендә 41 миллион кеше яшәгән. БМО мәгълүматына күрә аларның өч миллионнан артыгы чит илгә күчкән. 6,5 миллион кеше ил эчендә иминрәк районнарга күченгән.

Алданрак БМОда, Икенче дөнья сугышы чорыннан соң, Русиянең Украинадагы сугышы Европада иң җитди миграцион кризис китереп чыгарды, дип белдергәннәр иде.

Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң 900дән артык кеше һәлак булган, алар арасында берничә дистә бала да бар. 1,5 мең кеше яраланган. Донецһи һәм Луһански "халык республикалары" дип аталучы төбәкләрдә сугыш дәвамында 200ләп кеше үлгән, 500дән артык кеше яраланган.

БМОның кеше хокуклары идарәсе әйтүенчә, тыныч халыкның күпчелеге зур мәйданнарны зарарлаучы корал, шул исәптән авыр артиллерия, дәррәү ату реактив системнары, ракет һәм һава һөҗүме кораллары куллану нәтиҗәсендә һәлак булган.

Корбаннарның чынбарлыктагы саны күпкә күбрәк булырга мөмкин, чөнки көчле сугыш барган районнардан һәлак булучылар турындагы мәгълүмат соңарып килеп ирешә. БМО миссияләре хезмәткәрләре кешеләр һәлак булган урыннарга барып, андагы хәлләрнең шаһитләрен һәм зыян күрүчеләрне сораштыра алмый.

Статистик мәгълүматлар ачык чыганакларның белешмәләренә генә нигезләнә, сугыш чоры шартларында аларны тикшерү һәрвакытта да мөмкин түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG