Кремльдә быел сентябрьдә берничә төбәктә губернаторларны турыдан-туры сайлаудан баш тарту мөмкинлеген карыйлар. Бу көздә губернатор сайлаулары Владимир, Тамбов, Ярославль, Калининград, Киров, Новгород, Рязань, Томски, Сарытау һәм Свердлау өлкәләрендә, шулай ук Карелия, Бурятия, Удмуртия һәм Мари Иле республикаларында узарга тиеш. Бу хакта президент хакимиятендәге берничә чыганагына сылтама белән "Коммерсантъ" яза.
Басма мәгълүматына күрә, президент хакимиятенә берничә губернатор шундый мөрәҗәгать белән чыккан, сәбәбе – санкцияләр аркасында килеп чыккан авыр икътисади вазгыять. "Коммерсантъ" чыганаклары белдерүенчә, төбәкләргә җирле кануннар җыелмасын үзгәртергә рөхсәт итүләре бар, ул очракта, депутатлар төбәк башлыгы намзәтенә тавышларын канун чыгару җыенында бирә ала.
Тагын бер мөмкинлек карала – Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, төбәкләрдәге сайлауларны күчереп тору. Мәгълүмат чарасының чыганаклары моның "булу ихтималы аз" дигән.
Губернаторларның сайлауларына, шул исәптән бюджеттан да, шактый зур акчалар тотарга кирәк, дип аңлаткан президент хакимиятендәге чыганак турыдан-туры сайлаулардан баш тарту мөмкинлеге турында ачыклаганда.
"Коммерсантъ"ның башка әңгәмәдәшләре әйтүенчә, яңа шартларда губернаторларга иганәчеләр белән эшләү һәм сайлау кампанияләре алып бару авыррак, чөнки алар социаль-икътисади вәгъдәләрне генә түгел, эш графигын үзгәртүне дә күз уңында тота.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!