Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Русиядә Meta ширкәтенең эшчәнлеген кичекмәстән тыюны таләп итә


Федераль иминлек хезмәте вәкиле әйтүенчә, “оешманың эшчәнлеге Русиягә һәм аның кораллы көчләренә каршы юнәлдерелгән”.

Русия Федераль иминлек хезмәте, Facebook, Instagram социаль челтәрләренең һәм WhatsApp мессенджерының хуҗасы булган Meta корпорациясе эшчәнлеген кичекмәстән тыюны таләп итә. Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе утырышында ФСБ вәкиле әйтүенчә, "оешманың эшчәнлеге Русиягә һәм аның кораллы көчләренә каршы юнәлтелгән".

Элегрәк прокуратура Meta-ны экстремист оешма буларак Русиядә тыюны таләп иткән иде.

Прокуратура вәкиле сүзләренчә, ширкәтнең социаль челтәрләре иҗтимагый фикергә зур йогынты ясый. "Meta ширкәте русияләргә карата аңлы рәвештә нәфрәт телен рөхсәт итте, шул сәбәпле альтернатив чынбарлык барлыкка килде, анда Русия хакимиятен хуплаган теләсә нинди карашлар чыгарылды һәм нәфрәт тудырылды", дип белдерде прокурор.

Хөкемдар, әгәр экстремист оешма буларак, Meta-ның эшчәнлеге тыелса, мәхкәмә карары техник яктан ничек гамәлгә ашырылачагын сорады.

"Мәхкәмә карарыннан соң, кешеләр [Meta социаль челтәрләрен] куллана алачакмы, юкмы, аңламыйм?", диде ул. Баш прокуратура вәкиле бу сорауга берничә мәртәбә җавап бирергә тырышып караса да, төпле җавап булмады.

Соңрак ул томалаулардан качу техник яктан мөмкин булуны һәм Русиядә Meta социаль четәрләрен кулланучыларның күп булуын танып, Meta тыелган очракта, Facebook һәм Instagram социаль челтәрләрен "экстремизм максатларында" кулланмаучыларны җаваплылыкка тартмаячакларын аңлатты.

Шулай ук хөкемдар баш прокуратураның карашын укыды, прокуратура WhatsApp-та "мәгълүматны халыкка тарату мөмкинлеге булмау сәбәпле", Русиядә бу мессенджерны түгел, Facebook белән Instagram-ны тыюны сорады.

Facebook Русиядә 4 мартта томаланды, социаль челтәрне Русия дәүләт мәгүлүмат чараларына һәм Русия хакимиятен хуплаган мәгълүмат чараларына цензурада гаепләделәр.

14 мартта Русиядә Instagram да томаланды.

Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булды. Шулай ук Русия президенты Владимир Путинга яки Беларус башлыгы Александр Лукашенкага үлем теләгән язмалар да вакытлыча сөртелмәячәк диелде.

Соңрак ширкәттә русофобиягә һәм Русиянең теләсә кайсы ватандашын дискриминацияләргә рөхсәт итмәячәкләрен белдерделәр, шулай ук яңа кагыйдәләрнең вакытлы булуын, Русия гаскәрләренең Украинага бәреп керүе белән бәйле рәвештә кертелүен һәм бары тик Украина территориясенә генә кагылуын әйттеләр.

Кремль Русиядә сәяси цензура керпеп, Украина сугышы турында бары үзе биргән мәгълүматларны гына таләп иткәч һәм бәйсез мәгълүмат чыганакларын томалагач, ил халкының бәйсез мәгълүматны Facebook һәм Instagram аша алу мөмкинлеге бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG