Депутат Айдар Исрафиловны үтерүне оештыруда гаепләнеп сак астында тотылучы Илшат Гафуров Казан федераль университеты ректоры вазифасыннан алынган. Бу хакта Русия фән һәм югары белем министрлыгы хәбәр итә.
Гафуров белән хезмәт килешүе 21 марттан өзелгән. 22 марттан ректор вазифаларын үтәүче итеп Дмитрий Таюрский билгеләнгән, элегрәк ул бу вазифага вакытлыча билгеләнгән иде.
Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарлаганнар иде.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, Илшат Гафуров "29 комплекс" оештырылган җанаятьчел төркемен (ул елларда Татарстандагы иң зур җинаятьчел төркемнәрнең берсе) Исрафиловны үтерү өчен яллаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!