Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Япония белән солых сөйләшүләрен туңдыра


Русия һәм Япония арасындагы бәхәсле дүрт утрауның иң зуры булган Итуруп
Русия һәм Япония арасындагы бәхәсле дүрт утрауның иң зуры булган Итуруп

Мәскәү Курил утрауларындагы хезмәттәшлек сөйләшүләреннән дә чыга.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Япония санкцияләренә җавап итеп, Токио белән солых сөйләшүләрен туңдыруын белдерде. Бу ике илнең формаль рәвештә үзара сугыш хәлендә булуны дәвам итәчәген аңлата.

Мәскәү шулай ук Япония ватандашларына Курил утрауларына визасыз гына бару мөмкинлеге бирүче програмны туктатып торуын һәм бу утрауларда бергәләп хуҗалык эшләрен җайга салу сөйләшүләрен туктатуын белдерде.

Мәскәү моны Япониянең Украинадагы сугыш сәбәпле Русиягә каршы чикләүләр кертүе белән аңлата. Токио Европа берлеге һәм НАТО илләре белән бергә Русия һәм Беларуска каршы яңа чикләүләр керткән иде.

Икенче дөнья сугышы тәмамланганнан бирле Русия белән Япония арасында солых килешүе әле дә имзаланмаган. Япония сугыш ахырында Мәскәү тартып алган дүрт Курил утравын үзенә кайтарырга тели.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG