Русиянең баш прокуратурасы таләбе белән Росомнадзор Euronews телеканалы сайтына керүне чикләгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Euronews.com сайтына һәм аның рус телле ru.euronews.com сайтына керү 21 марттан чикләнгән.
Роскомнадзор мәгълүматына күрә "чит ил мәгълүмат чарасы системлы рәвештә Русия Федерациясенең Кораллы көчләре уздырган махсус хәрби операция турында иҗтимагый әһәмиятле ялган мәгълүмат, шулай ук, Русиядә урнаштырылган тәртипне бозып, ватандашларны киңкүләм чараларда катнашырга чакырулар урнаштырган".
Хәзер телевизорлар экранында канал урынына Euronews-ның тапшырулары хокукларга ия зат таләбе белән туктатылган дигән хәбәр чыга.
Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, Русиядә күп кенә бәйсез мәгълүмат чараларының сайтлары томаланды, кайберләре эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды.
Азатлык радиосының һәм аның проектларының сайтлары да бер-бер артлы томаланды. 6 марттан "Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии, шулай ук Радио Свобода Русиядән эшләвен туктатып тора. Ләкин сайтның көзге сайтлары, социаль челтәрләрдәге аккаунтлары эшли.
Русия президенты Владимир Путин 4 мартта Русия кораллы көчләренең Украинадагы гамәлләре турында ялган мәгълүмат өчен җинаять җаваплылыгы турында канун өлгесен кабул итте. Ул 15 елга иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!