Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һадиуллин Татарстанның дистәдән артык районында милли мәгарифнең хәле авыр булуын таныды


Татарстан харитасы
Татарстан харитасы

Алар арасында иң беренче урынны Югары Ослан алып тора.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәгән районны атаган. Алар арасында иң беренче урынны Югары Ослан алып тора. "Кызганыч, Югары Осланда туган телдә белем һәм тәрбия бирү бөтенләй оештырылмаган", дигән министр Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында. Аның сүзләрен Татар-информ китерә.

"Әлмәт, Баулы, Зәй, Менделеевски, Лениногорски, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнарына игътибарны арттыру сорала", дигән Илсур Һадиуллин.

Милли мәгарифкә зур игътибар бирүчеләрдән министр Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч районнарын мисалга китергән.

"Балада туган телне өйрәнүдә кызыксыну уяту өчен, белем бирү процессы кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш. Коммуникатив технологияләрне кулланып, практик юнәлешле программаларны гамәлгә кертү — беренче юнәлеш", дигән мәгариф министры.

Кайбер белгечләр фикеренчә, берничә елдан Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар кимергә мөмкин. Кешеләрнең миңа татар теле ни өчен кирәк, ул миңа, балама нинди өстенлекләр бирә дигән сорауларга җавабы булмыйча татар теленә игътибар артмаячак. "Әлегә җавап юк. Бу системлы эш, әзер рецепт та юк. Комплекслы эштә дәүләт тә, иҗтимагый оешмалар да, мәктәп, югары уку йортлары, галимнәр, гаилә институтлары да катнашырга тиеш", дигән иде социолог Гөлнара Габдрахманова.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG