Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия табиблары даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Инсулин һәм шикәр чиреннән, калкансыман биз өчен даруларга, ялкынсынуга каршы препаратларга (аерым алганда балалар өчен нурофен), эпилепсиягә, көзән җыеруга, депрессиягә каршы даруларга, эчә торган контрацептивларга һәм һормональ терапиягә алмаш препаратларга кытлык булуы әйтелә.

Русия табиблары 80нән артык даруга, шул исәптән инсулинга һәм балаларның нурофен даруына кытлык барлыгын әйтә.

Бу "Врачи.рф" һөнәри берләшмәсенең сораштыруыннан күренә, анда 14 марттан 21 мартка кадәр чорда Русиянең өч меңнән артык табибы катнашкан. Тикшеренүнең нәтиҗәләрен "Ведомости" чыгарды.

Сәламәтлек саклау министрлыгы исә, санкцияләргә карамастан, Русиягә дарулар кайта дип ышандыра.

Сораштыру кысаларында табиблар авыруларының инсулин һәм шикәр чиреннән дарулар, калкансыман биз өчен препаратлар, ялкынсынуга каршы дарулар (аерым алганда балалар өчен нурофен), эпилепсиягә, көзән җыеруга, депрессиягә каршы дарулар, эчелә торган контрацептивлар һәм һормональ терапиягә алмаш препаратлар сатып алганда авырлыкларга юлыгуын белдергән.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләре санкцияләр кертә башлады. Германиянең Bayer-ы һәм Американың Pfizer-ы Русиядәге инвестицияләрен туктатып торуы турында белдергән иде. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар кылган беренче ширкәт булды.

Басмага "Росконгресс" фонды мөдиренең үсеш урынбасары Анастасия Столкова әйтүенчә, дарулар булмау халыкның ажиотажы белән бәйле.

Даруханәләрдәге сатышлар кап саны ягыннан 53 процентка, акча ягыннан 93 процентка арткан.

Алданрак Русия хакимиятләре санкцияләр аркасында медицина кирәк яракларына кытлык проблемы булмаска тиеш дип белдергән иде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык фармацевтика ширкәтләре илне дарулар белән алга таба да тәэмин итәчәк дип ышандырды.

Күптән түгел Азатлык Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан даруларга кытлык күзәтелүе турында язды. Даруханә хезмәткәрләре моны Русия Украинага каршы сугыш башлаган өчен кертелгән санкцияләр йогынтысы белән аңлата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG