Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның тикшерү комитеты Баймак районында алтын чыгаруда канун бозуларны тикшерә башлады


Алтын
Алтын

Күптән түгел Башкортстанның Баймак районы Басай авылында яшәүчеләр видеомөрәҗәгать чыгарган иде, алар Русия президенты Владимир Путиннан һәм республика халкыннан районда алтын чыгаручы ширкәтләрнең эшчәнлегенә киртә куюны сорады.

23 мартта Башкортстанның тикшерү комитеты тикшерүчеләр файдалы казылмалар чыгарганда әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен бозу фактларын тикшерә башлады, дип хәбәр итте.

Тикшерү комитеты хәбәренчә, Баймакта һәм Баймак районының Күсей авылы янында файдалы казылмалар чыгаруга лицензиясе булган ширкәтләр, файдалы казылмаларны рөхсәт ителгән кишәрлекләрдән читтә дә чыгарган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр бу канунсызлыкка җаваплы затларны ачыклый, шулай ук китерелгән зыянны бәяләргә ниятли диелә.

Быел март уртасында Башкортстанның Баймак районы Басай авылында яшәүчеләр видеомөрәҗәгать чыгарды, алар Русия президенты Владимир Путиннан һәм республика халкыннан, районда алтын чыгаручы ширкәтләрнең эшчәнлегенә киртә куюларын сорады.

"Җир казучылар, күзләү уздырган кыяфәт ясап, файдалы казылмалар чыгара башлый. Нигездә бу – алтын, көмеш һәм башкалар", дип сөйләде алар. Авыл кешеләре әйтүенчә, алтын чыгаруда тыелган чаралар, аеруча терекөмеш белән чыгару кулланыла, экологияне агулау бара.

Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры Азат Бадранов казылмалар чыгаручы ширкәтләрнең эше "канунга ярашлы һәм табигатькә сак мөнәсәбәттә" башкарылырга тиеш дип белдергән иде. Моннан тыш ул алга таба низаглар булмасын өчен, казылма чыгаручылар муниципалитет һәм җирле халык белән килешергә тиеш, дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG