Русия думасы бертавыштан, берьюлы өч укылышта, Украинадагы сугышта катнашкан Русия гаскәрләренә хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм инвалиды статусы бирә торган канунны кабул итте. Бу хакта Русия думасы сайтында хәбәр ителә.
Ветеран статусы айлык түләүләр, салым түләгәндә ташламалар, электричкада бушлай йөрү, чират тормый гына медицина хезмәте һәм санаторий-курорт хезмәтләре алу, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүдә ташламалар һәм социаль яклауның башка чараларыннан куллану хокукы бирә.
"Безнең солдатлар һәм офицерлар үз бурычын батырларча үти, ил һәм ватандашларыбызның иминлеген саклаый", дип белдергән Русия думасы рәисе Вячеслав Володин.
Канун өлгесен 22 мартта "Бердәм Русия" фиркасе кертте. 23 март иртәсендә профиль комитеты документны бертавыштан хуплады.
"Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак канун өлгесе "Русиянең саклану министрлыгы белән тыгыз элемтәдә" эшләнде дип искәртте.
1 мартта Русиянең саклану министрлыгы Украинага бәреп керүдә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны исеме бирергә тәкъдим иткән иде.
Хәзерге вакытта ветераннар турындагы канунга 1918-1922 еллардагы Гражданнар сугышыннан алып, Русия һәм Советлар берлеге катнашкан барлык сугышлар һәм хәрби хәрәкәтләр кертелгән.
Шул исәптән, исемлеккә 1978 елдан 1989 елга кадәр барган Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр, Беренче Чечня сугышы һәм Сүриядәге операция дә кергән.
Көнбатыш күзләүләре бәяләмәсенә күрә, Украинага һөҗүм башлаганчы, Мәскәү чик янында 150 меңгә кадәр хәрбиен туплаган иде, яңа канун аларның барысы өчен дә гамәлдә була ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!