Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Sun Путинныкы дип фаразланган яхтада бәдрәф кәгазе өчен алтын кыстыргыч күрсәтте


The Sun газетының беренче бите
The Sun газетының беренче бите

Владимир Путинныкы дип фаразлаган "Шехерезада" яхтасының, бизәлүләрен дә исәпкә алганда, 750 миллион фунт – якынча бер миллиард доллар тирәсе торуы бар.

Америка түрәләре Русия президенты Владимир Путинныкы дип фаразлаган "Шехерезада" яхтасының, бизәлүләрен дә исәпкә алганда, 750 миллион фунт – якынча бер миллиард доллар тирәсе торуы ихтимал. Бу хакта Британиянең The Sun таблоиды яза, басма яхтаның интерьерын карап чыккан. Журналистлар аның бизәлешен "түбәнсетердәй зиннәтле" һәм "укшытырдай арттырып җибәрелгән" дип атаган.

Басма, янәсе "Шехерезада"да төшерелгән фотоларны чыгарган. Фотоларда бәдрәф кәгазе өчен алтын кыстыргыч, спорт залында кимоно һәм кара пута фотосы, джакузи, рояль һәм зиннәтле итеп бизәлгән төшке аш залы күренә.

Яхта экипажының элеккеге бер әгъзасы газетка яхтаның тартып алынып, Украина файдасына сатылуын теләвен сөйләгән.

Төньяк Италиядәге портта торучы алты палубалы супер яхта ике ел элек төзелеп беткән, аның хуҗасы билгеле түгел. Шулай да, Алексей Навальный тарафдарларыннан торган тикшерү такымы һәм The New York Times газетының аноним чыганаклары "Шехерезада" Владимир Путинныкы булырга мөмкин, дип ышандыра.

Навальный такымының тикшерүендә әйтелгәнчә, экипажның шактый өлешен, илнең беренче затларын, шул исәптән президентны саклау беән шөгыльләнүче махсус хезмәт - Федераль сак хезмәте хезмәткәрләре тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG