Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg агентлыгы Анатолий Чубайсның Русиядән китүен хәбәр итте


Анатолий Чубайс
Анатолий Чубайс

Басма язуынча, түрә Русиянең Украинага сугыш башлавына ризасызлык белдергән. Әгәр отставка турындагы мәгълүмат расланса, Чубайс – Украинада сугыш башланганнан соң эшеннән киткән Русиянең иң югары дәрәҗәле түрәсе булачак.

Анатолий Чубайс Русия президентының тотрыклы үсеш мәсьәләләре махсус вәкиле вазифасын бушаткан һәм илдән чыгып киткән. Бу хакта ике аноним чыганагына сылтама белән Bloomberg агентлыгы хәбәр итте. Басма язуынча, түрә Русиянең Украинага сугыш башлавына ризасызлыгын белдергән.

Чубайсның махсус вәкил вазифасыннан китүе турында, аноним чыганакка сылтама белән ТАСС дәүләт агентлыгы да хәбәр итә. Әгәр отставка турындагы мәгълүмат расланса, Чубайс – Украинада сугыш башланганнан соң эшеннән киткән Русиянең иң югары дәрәҗәле түрәсе булачак. Forbes журналы Чубайс белән телефоннан элемтәгә чыга алган, әмма чит илгә китүе турында сорау бирелгәннән соң, түрә телефонын ташлаган.

66 яшьлек Чубайс президент Борис Ельцин чорында хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары, финанс министры һәм президент хакимияте башлыгы булды.

Ул ХХ гасырның 90 еллары башында Русия оешмаларын приватизацияләүдә төп идеолог һәм төп затлардан берсе иде.

Борис Ельцин хакимиятенең элеккеге башлыгы Валентин Юмашев әйтүенчә, Чубайс 1997 елда Владимир Путинны Хакимияткә эшкә урнаштыруны тәкъдим иткән, шуннан соң Путин Петербурдан Мәскәүгә күчеп килгән.

Чубайс аны Юмашевка ышанычлы кеше буларак киңәш иткән диелә. Бер елдан соң Ельцин Путинны ФСБ башлыгы итеп, соңыннан Иминлек шурасы сәркатибе, аннан соң премьер-министр итеп билгеләде. Ельцинның отставкасыннан соң Путин президент вазифаларын үтәүгә кереште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG