Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ ректоры вазифасына сенатор Ленар Сафин тәкъдим ителде


Ленар Сафин Рөстәм Миңнеханов артында.
Ленар Сафин Рөстәм Миңнеханов артында.

КФУ низамнзәмәсе нигезендә ректор күзәтүчеләр шурасы тәкъдим иткән һәм аттестация узган намзәтләрдән Русия хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

КФУ күзәтүчеләр шурасы сенатор Ленар Сафинны КФУ ректоры вазифасына тәкъдим итте.

КФУ низамнзәмәсе нигезендә ректор күзәтүчеләр шурасы тәкъдим иткән һәм аттестация узган намзәтләрдән Русия хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

Ленар Сафин 2020 елның сентябреннән Федерация шурасы Икътисад сәясәте комитеты рәисенең беренче урынбасары иде.

2010-2020 елларда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булды. 1995-2008 елларда Казан дәүләт университетында өлкән укытучы, юридик факультет доценты булып эшләде.

КФУның моңа кадәрге ректоры Илшат Гафуров 21 декабрьдә тоткарланып, Мәскәүгә җибәрелде.

Аңа Җинаять кодексы 105нче маддәсенең берничә бүлеге нигезендә (яллап кеше үтерү белән бәйле) гаепләү белдерелгән, ул сак астында. Күптән түгел ректор вазифасыннан алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG