Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар корылтае вәкиле Заир Смедля йортында тентү узды


Заир Смедля
Заир Смедля

Заир Смедляның нинди хокук бозуда гаепләнүе әлегә билгеле түгел.

Аннексияләнгән Кырымда Русиянең куәт оешмалары вәкилләре кырымтатарлар корылтаеның Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Заир Смедля йортында тентү уздырган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итә.

Смедляның хатыны полиция хезмәткәрләре башта тентү турындагы карарны укыдылар, ди. Тикшерү узуга сылтанып, өлкән кызларын өйгә кертмәгәннәр. ОМОН, юл-патруль хезмәте һәм полиция хезмәткәрләре ишегалдын урап алган һәм гаиләнең туганнарын, күршеләрен һәм активистларны уздырмаган.

"Ноутбук, компьютерны алдылар, аның каты дискын салдырдылар, телефонын алдылар. Берәүгә дә шалтыратырга рөхсәт итмәделәр. Беркетмә төзеп, райондагы полиция бүлегенә алып киттеләр. Барысы белән ФСБ хезмәткәрләре идарә итте", дип сөйләде Лилия Смедляева.

Заир Смедляның нинди хокук бозуда гаепләнүе әлегә билгеле түгел. Полиция бүлегенә хәзер адвокатлар Назим Меметов һәм Эмин Авамилевны керткәннәр.

"Без Русия Эчке эшләр министрлыгының Красногвардейски районы бинасы янында яклаучыларның беренчел шәрехләрен көтәбез", дип яза Facebook-та хокук яклаучы Лутфие Зудиева.

16 мартта иртән Русиянең куәт оешмасы вәкилләре кырымтатар милли хәрәкәте ветераны, хокук яклаучы Абдурешит Джеппаров өендә дә тентү уздырган иде. Тентүдән соң аны Карасубазар районы полиция бүлекчәсенә алып киттеләр. Русиянең хокук саклау оешмалары тентү уздыруны һәм аның сәбәпләрен рәсми хәбәр итмәде.

Мәскәүдән билгеләнгән мәхкәмә Абдурешит Джеппаровны 15 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды һәм ул сак астына алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG