Элеккеге имам, Казан ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумов җәза мөддәтен үтәү өчен Мордовиянең 12нче колониясенә китерелгән.
Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итте. "Мордовия татарлары Габдрахман хәзрәтне игътибарсыз калдырмаячагын җиткерде", диелә хәбәрдә.
2021 елның 2 ноябрендә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе Наумовны 6,5 елга колониягә хөкем иткән иде. Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.
8 февральдә Татарстанның Югары мәхкәмәсе хөкем карарын үз көчендә калдырды.
Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) фаразынча, Габдрахман Наумов 2015 елдан "Нурчылар" халыкара дини экстремист оешмасы структурасында җитәкче булып торган", аның эшчәнлеген оештырган һәм "яшерен агитация җыелышлары" уздырган.
2020 елның 18 мартында эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә ФСБ Наумовны тоткарлады.
Куәт оешмалары "төркем лидеры һәм аның ярдәмчеләре кулланган дүрт адреста" тентүләр уздырган диелде. ФСБ белдерүенчә, әлеге фатирларда экстремистик материаллар, төркем составы һәм аның эшчәнлеге турында материаллар алынган.
Габдрахман Наумов
Габдрахман (Альберт) Наумов — 1976 елда Казанда туган. 1999-2003 елларда Каһирәдә Әл-Әзһәр университетында фикх юнәлешендә белем алган, соңрак Русия ислам институтының теология факультетын тәмамлаган. Аннары шул ук институтта укыткан. Наумов ислам хокукы өлкәсендә иң яхшы белгечләрдән санала. Русия ислам институтында дин фәннәре кафедрасында өлкән мөгаллим дәрәҗәсендә эшли, ислам дине мәсьәләләренә кагылышлы төрле конференция, чараларда катнаша. 2013 елдан Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең голамә шурасы әгъзасы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!