Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Грефка, Тиньковка һәм Альфа-Банкка каршы санкцияләр кертте


Герман Греф
Герман Греф

Чикләүләр активларны туңдыруны һәм Британиягә керүне тыюны күз уңында тота.

Пәнҗешәмбе, 24 мартта Британия Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле кертелгән санкцияләр исемлеген киңәйтте. Яңа исемлектә Русиянең 33 ватандашы һәм 26 юридик заты бар. Санкцияләр активларны туңдыруны һәм Британиягә керүне тыюны күз уңында тота.

Чикләүләргә эләгүчеләр арасында "Сбер" башлыгы Герман Греф, шул ук банкның җитәкчеләреннән берсе Лев Хасис, Сергей Лавровның Британиядә яшәүче, тәрбиягә алган кызы дип фаразланучы Полина Ковалёва, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинның улы – Иван Сечин, эшкуар Олег Тиньков бар.

Юридик затлар исемлегенә исә Альфа-Банк, Газпромбанк, "Алроса", РЖД, "Совкомфлот" кертелгән. Шулай ук анда Беларустан берничә ширкәт кергән.

Бүген АКШ да Русиягә каршы яңа чикләүләрен игълан итәр дип көтелә. Брюссельдә НАТО, Европа берлеге һәм G7 ("Зур җиделек") саммитлары уза, аларда Русиянең төгәл бер ай элек Украинага башлаган сугышы белән бәйле яңа чикләүләр игълан ителергә мөмкин.

Русиянең гамәлләренә Британия кырыс карашта тора, аны Украинадагы сивил объектларны һәм тыныч халыкны бомбалауда гаепли. Британиянең премьер-министры Борис Джонсон пәнҗешәмбе көнне Русия президенты Владимир Путин "вәхшилекнең чигенә чыкты" дип белдерде. Ул көнбатыш санкцияләрен кырыслатырга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG