Кайнар хәбәр

НАТО Украинаны хуплавын дәвам итәчәк, әмма анда гаскәрләрен җибәрмәячәк

НАТО башлыгы әйтүенчә, беректәшләр элеккегечә низагның алга таба да кискенләшүенә каршы, Украинага гаскәрләр җибәрү яки очмый торган зона кертү булмаячак, дип белдерде ул.

НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг саммиттан соңгы матбугат очрашуында Төньяк Атлантика берлеге, аерым алганда корал һәм җиһазлар белән тәэмин итеп, Украинага ярдәмен дәвам итәчәк, дип белдерде.

Шулай ук ул Русияне химик корал яки күпләп юк итү корал куллана калса, моңа җавап булачак дип тә кисәтте.

НАТО башлыгы әйтүенчә, беректәшләр элеккегечә низагның алга таба да кискенләшүенә каршы, Украинага гаскәрләр җибәрү яки очмый торган зона кертү булмаячак, дип белдерде ул. Бу НАТО һәм Русия гаскәрләренең турыдан-туры бәрелешенә китерәчәк, дип искәртте Столтенберг.

Алданрак Польша Украинага тынычлык урнаштыручы миссия җибәрергә тәкъдим иткән иде, шулай да бу тәкъдим турында саммитта актив фикер алышу булмады.

НАТО саммитында видеоэлемтәдән чыгыш ясаганда, Владимир Зеленский НАТО илләрен Украинага ярдәм күрсәтергә чакырган иде, мисал буларак ул НАТОда булган очкыч һәм танкларның 1 процентын бирү ихтималын атады. Украина Төньяк Атлантикадан бу коралларны алачакмы, дигән сорауга Столтенберг нечкәлекләрне ачмаячагын әйтте.

НАТО лидерлары белдерүендә Русиянең Украинага агрессиясен хөкем итүләре әйтелә, анда шулай ук кичекмәстән хәрби хәрәкәтләрне туктатырга һәм Украина җирләреннән гаскәрләрне чыгарырга чакыру бар.

"Украиннар Русия сугышына батырларча каршы торулары белән дөньяны илһамландырды", диелә белдерүдә.

Анда Украинада кылынырга мөмкин булган хәрби җинаятьләр турында да әйтелә. "Президент Путинның Украинага һөҗүм итү карары – Русиянең үзе һәм халкы өчен җитди нәтиҗәләргә китергән стратегик хата" диелә белдерүдә.

Алданрак Украинадагы сугыш белән бәйле рәвештә, Столтенбергның НАТОда баш секретарь вазифасындагы мандаты бер елга – 2023 елның көзенә кадәр озайтылачагы игълан ителгән иде.

Шулай ук бүген Брюссельдә Европа берлегенең һәм "Зур җиделек"нең саммитлары узачак, аларда да Русиянең Украинага бәреп керүе, яңа чикләүләр кертү ихтималы турында фикер алышачаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG