Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда айныткычларны яңадан кайтарырга ниятлиләр


Русиядә айныткычлар барында анда елына биш миллионга кадәр кеше китерелгән. Хәзерге вакытта илдә ел саен исереп 50 меңнән артык кеше вафат була, аларның 10лап меңе урамда туңып үлә.

Башкортстанда айныткычларны яңадан торгызырга ниятлиләр. Бу хактагы канун өлгесен депутатлар 31 мартта караячак, дип хәбәр итәләр респубиканың Дәүләт җыенында.

Айныткычлар ачарга мөмкинлек бирүче канун өлгесен элегрәк парламент комитетында хупланды. Документ текстында әйтелгәнчә, мондый оешмалар дәүләткә яки муниципалитетка буйсыначак. Алар хәмердән, токсик матдәләр яки наркотиклардан исергән кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк.

Парламент спикеры Константин Толкачев фикеренчә, айныткычларны яңадан кайтару кирәк, әмма алар сәүдәгә корылган булмаска тиеш. Мондый оешмалар кешеләрнең гомерләрен сакларга, шулай ук җинаятьләр кылуны булдырмый калу өчен ярдәм итәргә тиеш.

Русиядә айныткычлар эшләгән вакытта анда елына биш миллионга кадәр кеше китерелгән. Толкачев мәгълүматларына күрә, хәзерге вакытта илдә ел саен исереп 50 меңнән артык кеше вафат була, аларның 10лап меңе урамда туңып үлә.

"Мондый кешеләрне айныганчы изоляцияләп тору гомерләрне сакларга һәм иҗтимагый тәртипне сакларга ярдәм итәчәк", дип искәртте ул.

Канун проектында, мондый оешмаларны булдыру республика бюджетыннан финансланачак дип каралган. 2022, 2023 һәм 2024 елларда моның өчен акчалар бүленәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG