Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер атнада шикәр – 23 процентка, помидор – 15 процентка кыйммәтләнгән


Татарстанстан 11 марттан 18 мартка кадәр булган чорга күзәтү ясаган.

Татарстанда бер атна эчендә шикәр комының бер килограммы өчен бәя 23,3 процентка кыйммәтләнгән. Бу хактагы мәгълүматны Татарстанстат чыгарды. 11 мартта шикәрнең килосы 64,15 сум торган, 18 мартта исә 79,11 сумга җиткән.

Башка азык-төлек тауарларының да бәясе арткан. Аш тозы бер атнада 6,5 процентка кыйбатланып, 13,27 сум булган, дөгенең бәясе 8,3 процентка (76,81 сум), карабодайныкы 7,6 процентка (106,12 сум тора) кыйммәтләнгән.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш арасында иң нык помидор кыйбатланган. 1 килограммына бәя 15 процентка арткан, 229,78 сум тора башлаган.

Суганның бәясе 11,8 процентка арткан, 33,4 сум булган, чөгендер 6,2 процентка (49,79 сум), кишер 7,5 процентка (46,25 сум), алма 6 процентка (97,59 сум), банан 9,2 процентка (110,07 сум) кыйбатланган.

Кыяр гына арзанайган. Бер атна эчендә кыярның бер килограммына бәя 5,7 процентка төшкән, ул 173,95 сум булган диелә.

Аракыга исә бәя тотрыклы кала. 18 мартка аның бер литры 601, 03 сум тора башлаган, бу алдагы атна белән чагыштырганда, 0,2 процентка очсызрак дигән сүз.

Кичә, 24 мартта Башстат та шушы ук чорга бәяләр хисабы чыгарган иде. Башкортстанда атна эчендә помидорга, суганга һәм шикәргә бәяләр бигрәк тә нык арткан диелә. Шулай да, кыяр белән казылык бераз арзанайган.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG