Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июньнән "АвтоВАЗ" атнага дүрт көн генә эшләячәк


"АвтоВАЗ" заводында
"АвтоВАЗ" заводында

Мондый эш тәртибе өч ай дәвам итәчәк. Бу электрон компонентлар белән тәэмин итүдә дәвамлы кытлык булуы белән бәйле диелә.

6 июньнән "АвтоВАЗ" Тольятти һәм Ижевскидагы мәйданнарында дүрт көнлек эш атнасы тәртибе кертә, ул өч ай дәвам итәчәк. Бу хакта ширкәтнең сайтында хәбәр ителә. Аерым алганда, бу электрон компонентлар белән тәэмин итүдә дәвамлы кытлык булуы белән бәйле. Тулы булмаган атнада эшләү тәртибе бөтен хезмәткәрләргә дә кагылачак диелә.

Алданрак "АвтоВАЗ" җәйге корпоратив ялны 4-24 апрельгә күчерүе турында хәбәр иткән иде. Ширкәттә корпоратив ял 25 июльдән 14 августка кадәр ниятләнгән булган, әмма электрон компонентлар белән тәэмин итүдә кытлык булу сәбәпле, ялны күчерделәр.

Моннан тыш, кайбер мөһим чит ил компонентларына алмаш табу эше дә алып барыла.

"Шулай ук ширкәт LADA-ның кайбер модельләренең махсус версияләрен әзерли, аларга чит ил детальләре әзрәк кирәк. Безнең мөштәриләр аларны якын айларда сатып ала алачак", диләр "АвтоВАЗ"да.

Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров белән берлектә ширкәт җитәкчелеге Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән. Алар вакытлы һәм иҗтимагый эшләрне оештыру өчен, дүрт көнлек эш атнасы гамәлдә булган чорда бишенче көн өчен федераль бюджет акчаларыннан түләүне сораган. Акчалар инде бүленгән диелә.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.

Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты белән сөйләшүдә КамАЗда 15 меңләп кешенең эшсез калачагын, Чаллыда йөк машиналары җитештерү 40лап процентка кимиячәген әйтте.

Машина базарына тагын бер иң көчле орымнарның берсе — Русия үзәк банкының төп процентны 9,5 проценттан кисәк 20гә күтәрүе. Бу кредитка машина алу мөмкинлеген тагын да ныграк авырайта. Украина сугышына кадәр машина алучыларның яртысы диярлек акчаның җитмәгән өлешен кредитка алып түләгән булган. Кредит мөмкинлегенең ябылуы машина кибетләренең күпләп бөлгенлеккә төшүенә китерәчәк, дип кисәтә белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG