Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора" соңгы бер ай эчендә Русиядә чынлыкта хәрби хәл кертелде дип саный


Булачак сугышка әзерлек күпкә алдан башланган иде, дип саный хокук яклаучылар.

"Агора" халыкара хокук яклау төркеме һәм "Сетевые Свободы" проекты "Русия: хәрби хәлдә кеше хокуклары" исемле хисап тәкъдим итте, ул Украинадагы сугышның беренче аена багышланган. Бу хакта Telegram-каналында "Агора" башлыгы Павел Чиков хәбәр итте.

Чыгышның авторлары – юридик фәннәр кандидатлары Дамир Гайнетдинов һәм Павел Чиков, "формаль рәвештә "махсус хәрби операция" турында игълан ителсә дә, Русиядә бер ай эчендә генә дә җыеннар, сүзләр, күчеп йөрү һәм хосусый милеккә кагылышлы төп конституцион хокуклар һәм ирекләр чамадан тыш чикләнде", дип саный.

Шул ук вакытта "махсус операциягә" әзерләнү өчен хакимиятләр коронавирус чикләүләрен һәм полиция контролен арттыруны кулланды, диелә.

Авторлар искәртүенчә, "Русия Иминлек шурасының 2020 елның ноябрендәге утырышлары сериясе - әзерлек кампаниясенең башлангычы булган". Бу утырышлардан соң "Мәгълүмат чаралары турындагы канун физик затларны ят агентлар дип танырга мөмкинлек бирүче нигезләмәләр белән тулыландырылды". Тагын да алданрак, 2020 елның язында "BigTech-ны куып һәм трафикны тоталь күзәтеп, Рунетны глобаль челтәрдән изоляцияләүгә техник әзерлек" башланды, диелә.

"Узган ел сәяси һәм мәгълүмати киңлекне юк итү – хәрби этапка әзерлек булды", дип фаразлый белгечләр. Алар искәртүенчә, "хакимиятнең сәяси оппозициягә һәм медиага 2021 ел дәверендә барган тоталь басымының мантыйгы һәм алшартлары" Украинага һөҗүм итү булганнан соң гына "аңлашыла башлаган".

"Бу – төп протест потенциалына ия төркемнәрне юк итү булган", дип аңлата доклад авторлары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG