Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Победа" авиаширкәте очкычлар паркын 40%ка кыскартачак


"Победа" очкычы
"Победа" очкычы

Очкычлар санын киметү "киләчәктә паркны запаслы җиһазлар белән тәэмин итү" һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен ясала.

Русиянең "Победа" бюджетлы авиаширкәте үзенең паркын 41 Boeing 737-800 очкычыннан 25 очкычка кадәр киметәчәк. Моның хакта ширкәт башлыгы Андрей Юриков хатына сылтанып РБК хәбәр итте. Басманың ширкәттәге чыганагы хат чынлыгын раслады.

Шулай итеп ширкәтнең паркы 40% кыскартылачак. Юриков үз хатында аңлатканча, очкычлар санын киметү "киләчәктә паркны запаслы җиһазлар белән тәэмин итү" һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен ясала. Калган 16 очкыч 2022 елның азагына кадәр очмаячак диелә.

Әлеге карар "кырыс, ләкин уйланылган", дип саный оешма башлыгы. Ул бизнес ягыннан "Победа" 2019 ел башына кайтуын әйтте, ул чакта ширкәтнең 25 очкычы булган.

"Победа" кергән "Аэрофлот" төркемендә бу хәбәрне әлегә шәрехләмәделәр.

Февраль азагында Европа берлеге Русия һава өлкәсенә карата чикләүләр кертте. Европа берлеге Русия ширкәтләренә запаслы җиһазлар тапшыру һәм техник яктан хезмәт күрсәтүне тыйды.

Кытай Русиянең һава ширкәтләрен алмаш детальләр белән тәэмин итүдән баш тарткан. Русия детальләр сатып алу өчен башка базарлар эзләргә ниятли, мәсәлән Һиндстан һәм Төркиядә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG