Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышта катнашучыларга ветеран исеме бирү турында канун имзаланды


Канун нигезендә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм инвалидларына пенсияләр, акчалата түләүләр, мохтаҗ булганнарына торак бирү, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, медицина ярдәме һәм башка ташламалар, мәсәлән бушлай протез ясау каралган.

26 мартта Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышта катнашучыларга ветеран исеме бирү турында канун имзалады.

Документ "Ветераннар турындагы" канунга төзәтмәләр кертә. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары дигән статус "2022 елның 24 февраленнән Украина, ДНР һәм ЛНР җирләрендәге махсус хәрби операциядә" катнашучыларга да бирелә.

Канун нигезендә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм инвалидларына пенсияләр, акчалата түләүләр, мохтаҗ булганнарына торак бирү, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, медицина ярдәме һәм башка ташламалар, мәсәлән бушлай протез ясау каралган.

Көнбатыш күзләүләре бәяләмәсенә күрә, Украинага һөҗүм башлаганчы, Мәскәү чик янында 150 меңгә кадәр хәрбиен туплаган иде, аларның барысы да яңа ташламалар ала алачак.

Хәзерге вакытта канунга 1918-1922 еллардагы Гражданнар сугышыннан алып, Русия һәм Советлар берлеге катнашкан барлык сугышлар һәм хәрби хәрәкәтләр кертелгән.

Шул исәптән, исемлеккә 1978 елдан 1989 елга кадәр барган Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр, Беренче Чечня сугышы һәм Сүриядәге операция дә кергән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG