Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Бөрҗән районыннан тагын ике кеше Украинадагы сугышта һәлак булган


Ильяс Шамиголов
Ильяс Шамиголов

Бөрҗән районы хакимияте хәбәр итүенчә, мәрхүмнәр белән хушлашу мәрәсиме 27 мартта Яуымбай авылы һәм Иске Сөбханголдагы район мәдәният йортларында оештырылачак. 

Башкортстанның Бөрҗән районыннан тагын ике кеше Русиянең Украинадагы сугышында һәлак булган. 34 яшьлек Инсур Киньякәев Яуымбай авылыннан, ә 26 яшьлек Ильяс Шамиголов - Иске Сөбханголдан. Бөрҗән районы хакимияте хәбәр итүенчә, мәрхүмнәр белән хушлашу мәрәсиме 27 мартта Яуымбай авылы һәм Иске Сөбханголдагы район мәдәният йортында оештырылачак.

Бөрҗән районына Укрианадан инде өченче табут кайта. Моңа 20 яшьлек Байегет Бикбулатов һәлак булган иде. Ул өч еллык контракт нигезендә ​һава һөҗүменә каршы гаскәрләрдә хезмәт иткән​.

Азатлык Украина сугышында һәлак булучыларның исемлеген барлый (https://www.azatliq.org/a/31759329.html). Рәсми танылганнардан анда Башкортстаннан 27 мартка 21 кеше бар.

Русия саклану министрлыгы барлыгы 1351 хәрбиенең үлеме турында рәсми белдерде.

Украина Русия югалтулары дистә меңнән артык дип белдерә.

Сугыш барганда ике тарафның да югалтулар турындагы саннарын тикшерү мөмкин түгел.

XS
SM
MD
LG