Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Оскар" тантанасында Украинаны яклап тынлык минутын игълан иттеләр


Лос-Анджелеста Американ киноакадемиясенең "Оскар" премиясен тапшыруның 94нче тантанасы узды.

Тантанада Украинада барган сугышны телгә алдылар. Украинада туган актриса Мила Кунис үз чыгышында "авыр вакытларга юлыккан кешеләрнең көче, намусы һәм ныклыгы" турында әйтте. Шуннан соң музыкаль номердан соң сәхнәдә:

— Без хәзерге вакытта һөҗүмгә, хәрби низагка дучар булган украин халкына теләктәшлек белдереп тынлык минутын игълан итәбез, — дигән язу чыкты.

Тантанада иң яхшы фильм булып "CODA: саңгырау ата-ана баласы" (Child of Deaf Adults) танылды. Фильм барлыгы 3 номинациядә тәкъдим ителде һәм барысында да җиңде.

Иң яхшы режиссер булып "Эт куәте" (The Power of the Dog) режиссеры Джейн Кэмпион танылды. Иң яхшы ир-ат роле бүләген "Патша Ричард" фильмы өчен Уилл Смит алды, ә иң яхшы хатын-кыз роле бүләге "Тэмми Фэй күзләре" (The Eyes of Tammy Faye) фильмы өчен Джессика Честейнга эләкте.

Икенче пландагы хатын-кыз роле өчен премияне "Вестсайд хикәясе"ндә уйнаган Ариана ДеБос, ир-ат роле өчен премияне CODA фильмында уйнаган Трой Коцур алды. Коцур тарихта премияне алган икенче саңгырау актер булды.

Иң яхшы тулыметражлы анимацион фильм буларак Дисней студиясенең "Энканто" мультфильмы танылды. Иң яхшы җыр булып Билли Айлиш башкаруында "No Time To Die" быры аталды (Джеймс Бонд турында шул ук исемле фильмнан). Дени Вильневның "Дюна"сы алты Оскар алды, ләкин төп номинацияләрдә түгел.

Тулырак җиңүчеләр исемлеген биредә укып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG