Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Корылтай депутаты террорчылыкта гаепләнеп кулга алынган


Дмитрий Чувилин
Дмитрий Чувилин

Депутаттан тыш, Уфадагы “Марксист түгәрәге”нең алты әгъзасы да тоткарланган. Гаепләнүчеләр “Марксист түгәрәге”ндә - Уфадагы сул тарафчыларның җыеннарында катнашкан, анда тарихи вакыйгалар һәм Русиядәге хәзерге вазгыять турында фикер алышканнар, җинаять эше ачылуга да бу сәбәпче булган.

Уфа мәхкәмәсе 23 майга кадәр Башкортстан Корылтаеның депутаты Дмитрий Чувилинны һәм тагын дүрт кешене кулга алган, алар террорчы оешма оештыруда гаепләнә. Гаепләнүчеләр "Марксист түгәрәге"ндә - Уфадагы сул тарафчыларның җыеннарында катнашкан, анда тарихи вакыйгалар һәм Русиядәге хәзерге вазгыять турында фикер алышканнар, җинаять эше ачылуга да бу сәбәпче булган.

Тикшерү фаразына күрә, гаепләнүчеләр "берләшкән һәм террорчы эшчәнлек өчен төркем оештырган". Аерым алганда, "Марксист түгәрәге"нең социаль челтәрдәге төркемдә чыккан видеосы тикшерү комитетының игътибарын җәлеп иткән, анда "капиталистик коллыкны юк итү" турында әйтелә.

Куәт оешмасы вәкилләре 24 мартта тентү белән Чувилинның өенә, шулай ук Павел Матисов, Юрий Ефимов, Алексей Дмитриев, Ринат Буркеев, Леонид Голованов һәм Мифтах Йосыповка килгән. Аларның барысын да террорчы оешма оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә, бер көн алдан Башкортстанның тикшерү комитеты ачкан эшне тикшерү кысаларында тоткарлаганнар.

Тентү вакытында гранаталар, травматик корал, Молотов коктейльләре, экстремист әдәбият һәм башкалар тартып алынган диелә Башкортстанның тикшерү комитеты хәбәрендә.

"Марксист" түгәрәге Уфада 2016 елда оештырылган. "Новая газета" язуынча, бу түгәрәк әгъзалары чәршәмбе көннәрендә Сталин музеенда җыелышкан һәм тарихи темаларга, Русиядә бара торган вакыйгалар турында сөйләшкән.

Чувилин, Ефимов, Дмитриев, Буркеев һәм Матисовка террорчы оешма оештыру яки анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләүләр белдерелгән инде. Активист Леонид Голованов һәм Мифтах Йосыпов эштә шикләнелүчеләр булып тора, алардан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм чыгарып җибәргәннәр.

Головановның адвокаты Рамил Гизәтуллин "Новая газета"га, аларны нинди террорчы оешмада әгъза булуда гаепләүләрен әле дә аңлатмадылар, дип сөйләгән.

"Әгәр мондый оешма чынлыкта булса да, аны террорчы дип бары тик мәхкәмә генә таныган һәм ФСБ сайтындагы исемлеккә керткән була ала. Мондый мәхкәмә акты булмаган килеш, фигурантларны террорчы юнәлештәге җинаятьләр кылган дип ышандыру, һәм бигрәк тә гаепләү – иртәрәк", дигән ул.

Чувилинның адвокаты Урал Хазин әйтүенчә, депутатка каршы гаепләү, провокаторлар яздырып алган әңгәмә аудиоязмаларына гына корылган.

"Якланучым шушы рәвешле үзен республиканың иҗтимагый-сәяси киңлегеннән алып атуларын әйтә. Эштә дәлилләр булып бары тик түгәрәк әгъзаларының "аш бүлмәсендәге сөйләшүләре" генә тора, бу әңгәмәләрдә бернинди террорчы эшчәнлек юк", ди Урал Хазин.

Башкортстан Корылтае депутаты Дмитрий Чувилин чынлап та берничә мәртәбә оппозицин карашын белдерде. Мәсәлән, 2020 елда ул Конституциягә үзгәрешләргә каршы тавыш биргән Башкортстан Корылтаеның бердәнбер депутаты булды.

2021 елның июнендә, Чувилин, шул ук елның март аенда Мәскәүдә узган "Муниципаль Русия" форумында тоткарланганнан соң, теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә, 5 мең сум штрафка тартылды.

Дөрес, августта Мәләүез район мәхкәмәсе Чувилинны административ җаваплылыкка тарту карарын гамәлдән чыгарды.

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Алексей Дмитриев, Юрий Евимов, Дмитрий Чувилин, Павел Матисов һәм Ринат Буркеевны икешәр айга сак астына җибәргән. Чикләү чарасы турында игълан ителгәннән соң, Чувилин сак астына алулары белән килешмәвен һәм ачлык игълан итүен әйткән, чөнки моны сәяси мотивацияле эш дип санавын белдергән. Адвокат Урал Хазин мәхкәмә карарын шикаять итәргә ниятли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG