Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский сугыш башланганнан бирле беренче тапкыр Русия мәгълүмат чаралары белән сөйләште


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Роскомнадзор бу әңгәмәне мәгълүмат чараларына бастырмаска кушты. Зеленский сүзләренчә, сугышта Русиядән бик яшь егетләр катнаша һәм Русия үлүчеләр турындагы мәгълүматны яшерә.

27 март көнне , сугыш башланганнан бирле беренче мәртәбә, Украина президенты Владимир Зеленский Русия журналистлары белән әңгәмә корды. Зеленский белән "Медуза" басмасы һәм "Дождь" телеканалы мөхәррирләре, "Новая газета"дан булган сорауны тапшырган журналист Михаил Зыгарь һәм "Коммерсантъ"ның махсус хәбәрчесе Владимир Соловьёв сөйләште.

Әңгәмә "Медуза"да басылып та чыкты.

Роскомнадзор Русия мәгълүмат чараларыннан Украина президенты Владимир Зеленский белән интервьюны бастырмауларын таләп итте. Аның белән әңгәмәдә катнашкан журналистларга карата тикшерү башланды. "Роскомнадзор Русия матбугат вәкилләрен әлеге интервьюны бастырудан баш тарту кирәклеге турында кисәтә. Интервью алган массалы мәгълүмат чараларына карата җаваплылык дәрәҗәсен билгеләү өчен тикшерү башланды", - дип билгеләп үттеләр Роскомнадзорда.

Русиянең баш прокуратурасы да басылып чыккан әңгәмәдәге белдерүләргә хокукый бәяләмәсен бирәчәген искәртте.

Аерым алганда, Зеленский Мариупольне чолгап алулары турында фикер белдергәндә, вакыйгаларны яктыртуда мәгълүмати хаос күзәтелә диде. Президент шәһәрне Русия хәрбиләре томалавын әйтте.

Портка миналар куелган. Шәһәрнең үзендә һуманитар фаҗига күзәтелә, чөнки анда азык-төлек, дару һәм су китерү мөмкин түгел. Зеленский сүзләренчә, Русия солдатлары һуманитар конвойларга ата.

Президент, кешеләрне Украина тарафына эвакуацияләү өчен, шәһәрдә вакытлы һуманитар коридорлар ачылганлыгын раслады.

Зеленский кешеләрнең бер өлешен Русия гаскәре контролендәге төбәкләргә чыгаруларын әйтте. Аның сүзләренчә, шәһәрдән барлыгы ике меңнән артык кеше чыгарылган. Аларның кайда булуы төгәл генә билгеле түгел. "Аларны алмаш фонды өчен тоталар", диде Зеленский.

Әсирләр турындагы сорауга җавап биргәндә ул Украина һәм Русиянең исемлекләр белән алмашуын хәбәр итте. Зеленский сүзләренчә, сугышта Русиядән бик яшь егетләр катнаша һәм Русия үлүчеләр турындагы мәгълүматны яшерә.

Сугыш башланганнан соң Зеленский Русиягә һәм русияләргә мөнәсәбәте бик начараюын әйтте, шул ук вакытта ул Украинаны хуплаучыларга рәхмәтле булуын искәртә.

Зеленский сүзләренчә, Русия-Украина сөйләшүләренең көн тәртибендә рус теленең статусы да бар. Русия, Румыния, Маҗарыстан, Польша кебек күршедә яшәүче халыкларның теленә хөрмәт махсус килешүдә билгеләнәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG