Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зур җиделек" илләре Русия газы өчен рубльдә түләргә җыенмый


Кремль сүзчесе Дмитрий Песков, Европа илләре газ өчен рубльдә түләүдән баш тартса, Русия газны бушлай бирмәячәк, дигән иде.

"Зур җиделек" (G7) илләре Русиянең газ өчен рубльдә түләргә дигән таләбен үтәргә ниятләми. Бу хакта Германиянең энергетика министры Роберт Хабек белдерде.

Аның сүзләренчә, "җиделек" илләреннән барлык хезмәттәшләре дә бу таләп гамәлдәге килешүләрне бозу дип саный, әлеге килешүләр долларларда яки еврода түләүне күз уңында тота.

"Зур җиделек"тә Русия газын кулланучы иң эре илләр булып Германия һәм Италия тора. Әгәр Русия моңа җавап итеп, Европа берлеген газ белән тәэмин итүдән туктаса, ни булачак дигән сорауга Хабек: "Без теләсә нинди сценарийга әзер", диде.

Шул ук вакытта Европа берлеге вәкилләре Русия газыннан ашыгыч баш тартуга каршы булуларын белдерде, чөнки кыска вакыт эчендә аны берни белән алыштырып булмый һәм кулланучылар, беренче чиратта сәнәгать шунда ук газ кытлыгына дучар булачак диделәр.

28 мартта Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм "Газпром"га "дус булмаган илләрне" газ белән тәэмин иткән өчен түләү валютасы үзгәрүе турында хисап әзерләргә кушты. 31 мартка кадәр хөкүмәт "Газпром" белән кулланучылар арасында гамәлдә булган килешүләргә үзгәрешләр кертү турындагы боерыкны расларга тиеш.

Украинага бәреп керүе өчен Русиягә каршы санкцияләр керткән Европа илләренең газ өчен рубльдә түләүгә күчәргә тиешлеге турында Путин узган атнада белдергән иде. Бу - Үзәк банк активларының шактый өлеше туңдырылган шартларда рубль бәясен тотып тору өчен күрелгән чара.

Шулай да, Көнбатыш илләре әлегә газ өчен рубльдә түләргә әзерлек белдермәде. Аерым алганда, Франция президенты Эммануэль Макрон, бу гамәлдәге килешүләрдә каралмаган, анда түләү валютасы дип евро яки доллар күрсәтелгән, дип белдерде. Словения премьеры Янез Янша тагын да катырак әйтте, ул Европада рубльнең нинди булуын белмиләр, диде.

Русия президентының сүзчесе Дмитрий Песков исә, әгәр Европа рубльдә түләүдән баш тартса, Русия газ белән бушлай тәэмин итмәячәк дип белдерде.

"Бушлай газ белән тәэмин итмәячәгебез – анысы тәгаен. Моны тулы ышаныч белән әйтергә була. Ни дисәң дә, безнең вазгыятьтә Европада хәйрия белән шөгыльләнүнең мөмкин һәм файдалы булуы икеле", диде ул.

"Газпром" хәбәрләренә күрә, хәзерге вакытта ул Европа берлеге илләренә, шул исәптән Украина җирләре аша да, кулланучыларга тулы күләмдә газ җибәрүен дәвам итә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG