Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ширкәтләре кәгазь җитмәү сәбәпле электрон түләүләр җибәрүгә күчә

"Уфаводоканал" оешмасы вәкиле Азамат Магадеев сүзләренчә, түләү документлары бастырып чыгаручы ширкәтнең кәгазе беткән.

Кәгазьгә кытлык сәбәпле, Башкортстанда "Уфаводоканал" халыкка электрон түләүләр җибәргән. Аны шәхси исәп-хисапларында электрон тартмасының адресы күрсәтелгән кулланучыларга җибәргәннәр. Бу хакта оешманың рәсми вәкиле Азамат Магадеев сөйләде, дип яза "Ufa1".

Аның сүзләренчә, түләү документлары бастырып чыгаручы ширкәтнең кәгазе беткән. Магадеев кәгазь мәсьәләсенең хәл ителүен әйткән һәм апрельдән барлык кулланучылар да кәгазь түләүләр алачак дип ышандырган.

"БашРТС" җылылык белән тәэмин итүче ширкәтендә дә электрон квитанцияләр җибәрүгә күчү ихтималы бар дигәннәр. Мондый электрон хатларны алу өчен язылган очракта, кәгазь квитанция бирмәскә дә мөмкин булачак.

"БашРТС" оешмасы мөштәриләренә - оешма белән килешүе булган физик затларга түләү документын SMS яки email-хат аша алуны тәкъдим итә. Бу хезмәт мөштәриләребезгә кайда булуларына карамастан БашРТС квитанцияләрен вакытында алырга һәм түләргә мөмкинлек бирәчәк", дип белдергән ширкәтнең сүзчесе Татьяна Вәлиева.

"Башэлектросбыт" ширкәте дә шундый ук хезмәтне күрсәтә.

"Электр энергиясе өчен электрон почта аша юлланган түләүләр мөштәрине курьер китергәнне көтеп торудан коткара, еш кына почта аны тоткарлап китерә. Электрон тартмага килгән хисапларны үз вакытында, өйдән чыкмый да түләргә мөмкин", дип аңлаткан энергия белән тәэмин итү ширкәтенең сүзчесе Людмила Кузнецова.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле халык кәгазьгә кытлык булуына һәм бәя артуына зарлана.
  • Татарстанда эшмәкәрләр сатуда касса җиһазларына кәгазь тасмалар булмауга зарланды һәм төбәкнең бизнес-омбудмены Фәрит Әбделганиевтан кәгазь чек булмавы өчен үзләренә нинди җаваплылык янавын сорады.
  • Кәгазь кытлыгы сәбәпле мәктәпләрдә Бөтенрусия тикшерү эшләре көзгә күчерелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG