Русия сөйләшүләр барышында Украина денацификациясен инде таләп итми һәм, нейтраль статусы булса, илнең Европа берлегенә кушылуы белән килешергә әзер. Бу хакта, сөйләшүләр барышы белән таныш булган дүрт чыганагына сылтама белән, Financial Times яза.
Мәскәү һәм Киев сугышны туктату юллары турында сөйләшүләрнең чираттагы раундын 29 мартта Истанбулда башлап җибәрде. Украинаның НАТОга керүдән баш тартуына алмаш буларак, аның Европа берлегенә керү ихтималы һәм иминлек гарантияләре карала.
Килешү өлгесендә Русиянең сугыш башлагандагы өч таләбе — коралсызландыру, денацификацияләү һәм Украинада урыс телен яклау таләпләре юк, дип хәбәр иткән басманың чыганаклары, аноним булып калу шарты белән.
Украина һәм Көнбатыш беректәшләр Русия президенты Владимир Путинның ниятләренә элеккечә шикләнеп карый, алар Путин сөйләшүләрне үзенең хәрби көчләрен тулыландыру һәм яңа һөҗүм өчен "төтен пәрдәсе" буларак кулланырга мөмкин дип борчыла.
Сөйләшүләрдә катнашучы Украина төркеме әгъзасы Давид Арахамия Financial Times-ка, тарафлар иминлек гарантияләре һәм Украинаның Европа берлегенә керү ихтималы турында килешүгә якынайды, дип белдергән, әмма аның фикеренчә, мондый алга китешкә сак карарга кирәк.
Тарафлар карый торган килешү кысаларында, Украина атом-төш коралы булдырмаска, үз җирләрендә чит ил хәрби базаларын урнаштырмаска һәм НАТОга кермәскә тиеш.
Моңа алмаш буларак, Украина иминлек гарантияләре алачак, аны 11 ил: Русия, Кытай, АКШ, Британия, Канада, Франция, Германия, Италия, Польша, Төркия һәм Израилнең раславы турында сүз бара.
Арахамия бу гарантияләрне "НАТОның бишенче маддәсенә якын" дип атый. Әлеге маддәгә ярашлы, альянсның барлык әгъзалары, кайсыдыр әгъза илгә һөҗүм итсәләр, аны якларга бурычлы.
Бу сөйләшүләрнең беренче раундлары Беларуста күзгә-күз форматта узды. Аннан соң очрашулар видео элемтә аша үтте. Яңа раунд – тарафларның март уртасыннан бирле беренче шәхси очрашуы.
21 мартта Украина президенты Владимир Зеленский Украина иминлеге һәм Донбасс белән Кырым статусы турындагы мәсьәләләр Украинакүләм референдумга чыгарылачак диде. Аның сүзләренчә, Русия белән сөйләшүләрдә мөмкин булган "теге яки бу компромисс форматлары турында бары тик халык кына карар итәчәк".
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!