28 март, дүшәмбе көнне Владимир Познерның авторлык тапшыруы Беренче канал эфирына янә чыкмаган. Аны соңгы мәртәбә биш атна элек, 21 февральдә, ягъни Украинадагы сугыш башланганчы өч көн алдан күрсәткәннәр иде. Моңа "Агентство басмасы игътибар иткән.
Кичә "Познер" тапшыруы урынына "Большая игра" сәяси ток-шоуы күрсәтелгән.
"Агентство" искәртүенчә, элегрәк тә тапшыру озын тәнәфесләр ясаган булган, әмма гадәттә алар җәй көне, телевидениедәге бушрак вакытта булган.
"Агентство" Познерга фикерен сорап мөрәҗәгать иткән, Познер сорауны укыган, әмма җавап бирмәгән. Аның ярдәмчесе тапшыруның кайчан чыгасын белмим дигән. Беренче каналның рәсми вәкиле Лариса Крымова да басманың соравына җавап бирмәгән.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Беренче каналдан "Вечерний Ургант" тапшыруы юкка чыкты. Аның алып баручысы Иван Ургант 24 февральдә, Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергән көнне сугышка каршы чыгыш ясаган иде. Ургант вакытлыча Русиядән Израильгә күчеп китте.
Познерның Русия, Америка һәм Франция ватандашлыгы бар, ул Украинадагы сугышка карата халык алдында фикер белдермәде.
2017 елда Юрий Дудь белән әңгәмәсендә Познер үз тапшыруына өч тапкыр тыкшынуларын сөйләде, ә бер мәртәбә тапшыруны яба язганнар. Бу 2012 елда, Познер, үзе әйтүенчә "ялгышлык җибәреп", Русия думасын "Государственная дура" дип атаганнан соң булган.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!