Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең саклану министрлыгы Киев юнәлешендә "активлыкны киметү" турында хәбәр итте


Киев өлкәсендәге Ирпень шәһәре, архив
Киев өлкәсендәге Ирпень шәһәре, архив

Активлыкны киметү турындагы белдерү ике тарафның Истанбулдагы сөйләшүләре төгәлләнгәннән соң ясалды.

Русия гаскәрләре Киев һәм Чернигов янында "хәрби активлыкны киметергә" булган. Бу хакта 29 мартта саклану министры урынбасары Александр Фомин белдерде, дип язды ТАСС. Украина белән сөйләшүләрдә Русия вәкиле Владимир Мединский әйтүенчә, Мәскәү вазгыять киеренкелеген бетерү өчен "ике адым ясый".

Активлыкны киметү турындагы белдерү ике тарафның Истанбулдагы сөйләшүләре төгәлләнгәннән соң ясалды. Аңа кадәр Русиянең саклану министры Сергей Шойгу, Русия гаскәре Украинага бәреп керүнең беренче максатларына ирешелде дип саный һәм Донбасстан - Мәскәү февральдә бәйсезлеген таныган фетнәчел республикалардан Украина гаскәрен этеп чыгаруга йөз тотачак, дип белдерде.

Активлыкны киметү турындагы белдерү Украина тарафы Киев янындагы һөҗүмнәргә уңышлы каршы тора алуы турында белдергәннән соң, икенче көнгә ясалды.

Русия хакимиятен хуплаган чыганаклар моны төркемнәрнең һәм хәрбиләрнең алышынуы белән аңлатты. Аерым алганда Украина Ирпень һәм Тростянецны азат итүен белдерде, Мәскәү рәсми фикерен белдермәде, Русия хакимиятен хуплаган рәсми булмаган чыганаклар, азат ителгән вакытта бу шәһәрләрдә Русия көчләре күп түгел иде, дип белдерде.

Русия Украинага бәреп кергәч тә Киевкә һөҗүм итә башлады. Аноним чыганакларга сылтама белән Көнбатышның кайбер мәгълүмат чаралары, Америка күзләве Украина башкаласы берничә көн эчендә алынырга мөмкин дип сагая, дип белдерде. Шулай да, Мәскәү бу юнәлештә март башыннан бернинди зур уңышларга ирешә алмады.

Русия Черниговны яулап алуын хәбәр итте, әмма бәйсез чыганаклар искәртүенчә, бу вакыт эчендә шәһәр хәрбиләр белән тулыланып торган, бу исә Русия гаскәре чынлап торып аны үз контроленә ала алмаган дигән сүз.

29 мартка булган мәгълүматларга күрә, Мәскәү масштаблы хәрби хәрәкәтләрен Донбасста гына дәвам иткән, аерым алганда фетнәчеләр белән бергә Мариупольне штурмлаган, сугыш башланганчы анда 430 меңнән артык кеше яши иде. Шәһәр өчен көрәш февраль ахырыннан бирле дәвам итә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG