Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның халык артисты Фәим Әхмәтҗанов юл казасында һәлак булган


Фәим Әхмәтҗанов
Фәим Әхмәтҗанов

Юл һәлакәтендә аның җәмәгате дә үлгән. Актерның театрдагы хезмәттәшләре сүзенчә, Әхмәтҗановлар Әбҗәлил районына туганын җирләргә кайтып барган булган.

29 мартта Башкортстанның халык артисты, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе актеры Фәим Әхмәтҗанов һәм аның хатыны Белорет районында юл фаҗигасендә һәлак булган. Бу хакта "Башинформ" яза. Актерның театрдагы хезмәттәшләре сүзенчә, Әхмәтҗановлар Әбҗәлил районына туганын җирләргә кайтып барган булган. Актерның җәмәгате Хөснә Әхмәтҗанова укытучы булып эшләгән. Аларның ике балалары калган.

Кичә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Уфа – Инзәр-Белорет машина юлында юл фаҗигасе булуы хәбәр ителгән иде. Great Wall белән каршыга килгән Маn йөк машинасы бәрелешкән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм аның юлчысы урында җан биргән диелде. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Әхмәтҗанов Фәим Ганиевич 1964 елның 1 июлендә Ишембай районы Ибрай авылында туган. 1991 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак дәүләт театр берләшмәсенең башкорт театры актеры булып эшли башлаган. Ул анда утыз ел эшләде. Бер ел элек Фәим Әхмәтҗановка "Башкортстан республикасының халык артисты" дигән исем бирелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG