Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Украина җирләренең бербөтенлегенә кагылышлы компромисслар булмаячак дип белдерде


Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

Шул ук вакытта президент Русия гаскәренең Киев һәм Чернигов юнәлешләрендә активлыгын киметүенә әлегә ышанмаска кирәк дип искәртә.

29 мартта Истанбул шәһәрендә үткән Русия-Украина сөйләшүләренең чираттагы раундына фикер белдереп, Украина президенты Владимир Зеленский, Киев сөйләшүләрне дәвам итәргә әзер һәм аның нәтиҗәлелегенә исәп тота, диде.

Шулай да Украина җирләренең бербөтенлеге һәм суверенитетына кагылышлы компромисслар "була алмый һәм булмаячак та". "Бу - төгәл принциплар, булырдай нәтиҗәләрне төгәл күзаллау", диде Зеленский видеомөрәҗәгатендә.

Аның фикеренчә, тулаем алганда, сөйләшүләрдә Русия ягыннан уңай сигналлар яңгыраган. Шулай да Русия гаскәренең Киев һәм Чернигов юнәлешләрендә активлыгын киметүенә әлегә ышанмаска кирәк дип искәртә президент. "Бу сигналлар Русия снарядларының шартлавын томаламый, ә украиннар сугышның 34 көне эчендә һәм Донбасста сигез ел барган сугыш дәвамында бары тик төгәл нәтиҗәләргә генә ышанырга кирәклеген аңлады", ди Зеленский.

Мәскәү Киев һәм Чернигов янында хәрби активлыгын киметергә булуын игълан иткәннән соң, АКШ, Британия, Франция, Германия һәм Италия җитәкчеләре дә Көнбатыш илләрен Русиягә карата игътибарлы булырга чакырды.

АКШ президенты Джо Байден, Русия гамәлләренең нәтиҗәләрен күрми торып, әйтелгәннәргә генә ышанмаячагын белдерде. Мәскәү белән мөнәсәбәтләрендә Көнбатыш бердәм һәм катгый булып калырга тиеш, дип искәртте ул.

24 февральдә Русия Украинага сугыш башлады. 29 мартка булган мәгълүматларга күрә, Мәскәү масштаблы хәрби хәрәкәтләрен Донбасста гына дәвам иткән, аерым алганда фетнәчеләр белән бергә Мариупольне штурмлаган, сугыш башланганчы анда 430 меңнән артык кеше яши иде. Шәһәр өчен көрәш февраль ахырыннан бирле дәвам итә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG