Русиянең Югары мәхкәмәсе, "Ив Роше" эше нигезендә Алексей Навальныйга бирелгән шартлы җәзаны төрмә җәзасына алыштыру турындагы хөкем карарына кассация шикаятен караудан баш тарткан.
2021 ел башында Германиядә дәваланып Русиягә кайткач, оппозиционерны тикшерү изоляторына җибәрделәр, мәхкәмә бу карарга шикаятьне дә карамаган.
2014 елның декабрендә Олег һәм Алексей Навальныйлар "Ив Роше" ширкәте белән хәрәмләшүләрдә гаепле дип танылды. Тикшерү фаразынча, бертуганнар Франциянең косметика җитештерүчесен отышсыз килешү төзергә күндергән.
Олег Навальный 500 мең сум шраф һәм өч ярым ел төрмәгә хөкем ителде. Алексей Навальныйга да шундый ук күләмдә штраф салынды һәм өч ярым елга шартлы рәвештә хөкем карары чыкты. Навальныйлар үз гаепләрен танымады. "Ив Роше" ширкәте дә алар белән хезмәтәшлек иткәндә зыян күрмәдек дип белдерде. Хөкем карары чыкканчы Алексей Навальный 2014 елның февраленнән 2015 елның гыйнварына кадәр йорт сагында тотылды.
2017 елда Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе бертуган Навальныйларга каршы Русиядә эш ачулары аларның хокукларын бозган дип тапты.
2021 елда "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң, Навальный Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме, комада булганда һәм дәваланган чакта инспекциягә билгеләнергә килмәве өчен, реаль җәзага әйләндерелде.
22 мартта Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә дә гаепле дип тапты һәм 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.
Навальный эшне сәяси дип саный һәм үзенең гаепсез булуын әйтте.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!