Accessibility links

Кайнар хәбәр

AFP һәм CNN: Русия гаскәрләре Чернобыль атом электр станциясеннән китә башлады


Украина, Чернобыль
Украина, Чернобыль

Русия хәрбиләре ЧАЭСны сугышның беренче көнендә, 24 февральдә алган иде.

Русия гаскәрләре Чернобыль атом электр станциясеннән чыгып китә башлаган.

Бу хакта Американың бер хәрби түрәсенә сылтама белән AFP агентлыгы хәбәр итә, түрәнең исеме күрсәтелмәгән.

"Чернобыль – русияләр гаскәрләренең бер өлешен күчерә башлаган урыннарның берсе, алар Чернобыль АЭСын калдырып, Беларуска китә. Без аларны китәдер дип уйлыйбыз. Әмма бөтенесе дә чыгып киткәндер дип әйтә алмыйм", дигән AFP чыганагы.

Пентагондагы чыганак CNN-га Чернобыль атом электр станциясеннән Русия хәрбиләрен чыгару турындагы мәгълүматны раслаган.

Русия саклану министрлыгы Киев һәм Чернигов юнәлешләрендә "кардиналь рәвештә" хәрби активлыкны киметүе турында игълан иткәннән соң, икенче көнне Русия гаскәрләре күченә башлады.

Русиянең белдерүенә карамастан, Киев һәм аңа якын шәһәрләр соңгы 24 сәгать эчендә бомбага тотылуын дәвам итте.

Русия гаскәрләре Чернобыль АЭСын 24 февральдә алды. Украина, шул вакыттан бирле станциядә бер ай диярлек бер үк алмаш хезмәткәрләр кизү торды, дип хәбәр итте. Украина станциядәге хезмәткәрләргә су, ризык һәм дарулар җитми дип белдергән иде. Хезмәткәрләр белән электрон почта аша гына элемтәдә торалар. Атом электр станциясендә йоклау өчен биналар юк, шуңа күрә эшчеләргә җәелмәле ятакларда, өстәлләрдә һәм идәндә йокларга туры килә, диелде.

Чернобыль АЭСындагы эшчеләрне узган атнада гына алыштырдылар, дип хәбәр итте Украина вице-премьеры Ирина Верещук.

Март башында Украинаның Энергодар шәһәрендәге Запорожье АЭСы да Русия гаскәрләре контроленә күчкән иде. Анда атыш булды, административ биналарның берсендә янгын чыкты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG