Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония Көньяк Курил утрауларын "борынгы, канунсыз оккупациядәге җирләре" дип атаячак


Япониянең элеккеге премьер-министры Таро Асо "Төньяк җирләр" көнендә (архив
фотосы)
Япониянең элеккеге премьер-министры Таро Асо "Төньяк җирләр" көнендә (архив фотосы)

Бу атама, илнең тышкы сәясәте турындагы хөкүмәт белешмәлегенең яңа чыгарылышының караламасында кулланылган.

Токио Көньяк Курил утрауларын "Япониянең борынгы, канунсыз оккупациядәге җирләре" дип атаячак. Бу атама, илнең тышкы сәясәте турындагы хөкүмәт белешмәлеге — "Дипломатиянең зәңгәр китабы"ның яңа чыгарылышы караламасында кулланылган. Бу хакта "Киодо Цусин" агентлыгы хәбәр итә.

Япония Курил утраулары тезмәсендә дүрт көньяк утрауга дәгъва итә —Итуруп, Шикотан, Кунашир һәм Хабомаига. Икенче дөнья сугышыннан соң аларны Совет берлеге аннексияләде, японнар аннан чыгарылды.

1956 елда Мәскәү һәм Токио хәрби хәрәкәтләрне бетерү турында декларация имзалады, әмма солых килешүе төзелмәде.

2003 елга кадәр япон дипломатиясе утрауларны "канунсыз оккупацияләнгән" дип атады, ә 2012 елга кадәр "борынгы җирләр" дип. 2012 елдан башлап, Русия белән компромисска килергә өметләнеп, Япония хөкүмәте мондый сүзләр кулланмаска тырышты.

Япония утраулар турындагы 1956 елгы декларациягә кире кайтырга әзер иде. Анда, ике ил арасында тынычлык килешүе имзаланганнан соң, Совет берлеге Япониягә Хабомаи һәм Шикотан утрауларын бирергә ризалашу мөмкинлеге карала.

2019 елда Япония премьер-министры Синдзо Абэ Курил утраулары мәсьәләсенә нокта куярга ант итүен белдерде. Шулай да, сөйләшүләр бернинди нәтиҗәгә китермәде.

Март башында парламентта чыгыш ясаганда, Япония тышкы эшләр министры Ёсимаса Хаяси бу җирләрне "борынгы япон җирләре" дип атады. Аннан соң, аерым матбугат очрашуында ул аларны "канунсыз рәвештә оккупацияләнгән" дип белдерде. Шуннан соң Мәскәү солых сөйләшүләрен туктатты. Бу ике илнең формаль рәвештә үзара сугыш хәлендә булуны дәвам итәчәген аңлата.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG