Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ипотеканың уртача күләме бер елда Татарстанда 62,4 процентка, Башкортстанда 43,4 процентка арткан


Татарстан — Русиядә ипотека суммасы иң нык арткан төбәк.

Башкортстанда 2022 елның февралендә ипотека кредитының уртача күләме артуы дәвам иткән һәм 3,2 миллион сумга җиткән. Гыйнварда гына да ул 2,9 млн сум булган. Бу хакта Кредит тарихлары дәүләт бюросына (НБКИ) сылтама белән РБК хәбәр итә.

2021 елның февралендә республикада торак өчен кредитның уртача суммасы 2,3 млн сумга якын булган. Бер ел эчендә артыш - 43,2 процент.

Русиядә ипотека суммасы иң нык арткан төбәк — Татарстан, кредитның уртача күләме бер елда 62,4 процентка үсеп, 3,7 миллион сумга җиткән.

Аннан соң Краснодар крае (60,7 процент), Ленинград өлкәсе (47,3 процент) һәм Мәскәү (26 процент) килә.

Русиядә февральдә ипотеканың уртача күләме 4 млн сум булган. Бер ай элек, ягъни гыйнварда ул 4,2 процентка кимрәк, 3,8 млн сум булган. Бер ел элек исә русияләр торак иясе булу өчен банклардан уртача 2,9 млн сум алган. Бер елда 39,4 процентка артыш күзәтелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG