Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар исемнәре һәм фамилияләренең электрон сүзлеген әзерләгәннәр


"Татар исемнәре ни сөйли?" китабы тышлыгы
"Татар исемнәре ни сөйли?" китабы тышлыгы

Татар исемнәре тупланган сүзлектә барлыгы сигез мең исем бар. Анда өч меңнән артык ир-ат, ике меңгә якын хатын-кыз исеме, өч меңнән артык фамилия кергән.

Татарстанда татар исемнәре һәм фамилияләренең электрон сүзлеген эшләгәннәр. Бу хакта Татарстан телләре турында канунны гамәлгә ашыру шурасы утырышында республиканың ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина сөйләде.

Ул татар исемнәре язылышында төрлелек проблемы булуын әйтте. "Әгәр рус исемлегендә исемнәр бертөрле язылса, татар исемнәрендә алай түгел. Татар исемнәрендә стандартлаштыру, унификация проблемы бар, аларның татар һәм рус телләрендә язылышы төрлечә", диде ул.

Татар исемнәре тупланган сүзлектә сигез мең исем бар. Тулаем алганда анда өч меңнән артык ир-ат, ике меңгә якын хатын-кыз исеме, өч меңнән артык фамилия кергән.

Сүзлекне Тел, әдәбият, сәнгать институты белән берлектә төзегәннәр.

"Бар кеше куллана алсын өчен, ул электрон рәвештә интернетта урнаштырылыр дип фаразлыйбыз. Балаларына исем сайлаучы әти-әниләрнең дә, үз эшчәнлегендә теге яки бу исемнең язылышын карарга кирәк булган тикшеренүчеләрнең киң даирәсендә дә кулланырга мөмкин булсын", дигән Нигъмәтуллина.

2021 ел Туган телләр елы иде.

  • 2018 елда Русиядә "Мәгариф турында" яңа канун кабул ителде, аңа ярашлы милли республикаларда дәүләт телләрен өйрәнү мәҗбүри булудан туктады.
  • Мәктәп програмында "туган тел" дигән яңа фән барлыкка килде, аның кысаларында ата-аналар балалары нинди телне өйрәнәчәген үзләре сайлый. Туган тел итеп рус телен дә сайларга мөмкин.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG