Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тагын сигез кеше "ят агент" медиа дип аталды


Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 127 матбугат чарасы һәм физик зат бар.

1 апрель кичендә Русия юстиция министрлыгы тагын сигез кешене "ят агент" медиа реестрына керткән. Исемлеккә тарихчы һәм блогер Евгений Понасенков, журналистлар Елизавета Осетинская (The Bell), Ирина Малкова (The Bell), Виктор Воробьев, Анна Голубева, Алла Константинова ("Медиазона"), Мария Борзунова ("Дождь"), Мурад Мурадов өстәлгән.

Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 127 матбугат чарасы һәм физик зат бар. Исемлек 2017 елдан алып барыла, күпчелек кешеләр һәм оешмалар аңа 2021 елда өстәлде.

Берничә көн элек кенә Юстиция министрлыгы "ят агент" медиа исемлегенә Deutsche Welle медиа чарасын кертте. Германия медиа чарасының баш мөдире Петер Лимбург моны "Русиядә сүз ирегенә басымның чираттагы адымы һәм Русия халкын ирекле мәгълүматтан аеру омтылышы" дип атады.

  • Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Беренче тапкыр Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына физик затларны 2020 елның декабрендә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарёв, активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" мөхәррире Денис Камалягин, "Радио Свобода" белән хезмәттәшлек итүче журналистлар Людмила Савицкая белән Сергей Маркелов кертелгән иде.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG