Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев янында урыс гаскәреннән азат ителгән Буча шәһәре урамнарында дистәләрчә мәет ята


Киевтан төньяк-көнбатышка таба урнашкан Буча шәһәрендә йөзләрчә тыныч халыкның үтерелүе ачыкланды. Шәһәрне айдан артык Русия хәрбиләре яулап торган иде.

Украина хәрбиләре шәһәрне бу көннәрдә Русия армиясе төньякка, беларус чигенә кискен чигенгәннән соң алдылар. Социаль челтәрләрдә фото һәм видеолар күренә башлады, аларда кайбер урамнарның мәетләр белән капланганы күренә.

Шимбә көнне шәһәрдә чит ил журналистлары, шул исәптән Reuters һәм AFP хәбәрчеләре булды. Үз репортажларында алар урамнарда күп кеше гәүдәсе ятуын раслый.

Күрәсең, сүз гражданнар киемендәге тыныч халык вәкилләре турында бара, кайберләрен инде танышлары таныган. Аларның бер өлеше атулар вакытында һәлак булган яки миналарда шартлаган булса кирәк. Әмма фотода куллары бәйләнгән кеше гәүдәләре дә бар. Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк аларны Русия хәрбиләре атып үтергән, дип фаразлый.

Шәһәр мэры сүзләренчә, Буча шәһәренең 300гә якын кешесе туганнар каберлегенә җирләнгән.

Русия саклану министрлыгы Reuters җибәргән сорауга җавап бирмәгән.

XS
SM
MD
LG