Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch Русия басып алган Украина җирләрендә кылынган хәрби җинаятьләр турында хисап бастырды


Буча шәһәре
Буча шәһәре

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы вакытлыча Русия гаскәрләре  контролендә калган Украина җирләрендә кылынган хәрби җинаятьләр турында хисап бастырды. Бу Черниговская, Харьков һәм Киев өлкәләренә кагыла.

Хисап Украина хакимияте һәм медиянең Киев өлкәсе Буча шәһәрендә үтерелгән дистәләгән кеше турындагы хәбәрне таратуга ук чыкты.

HRW хисабыгда 4 мартта Русия гаскәрләре Бучада биш ир-атны кулга алганнар һәм аларның берсен җәфалаганнар диелә. Оешмага бу хәлләрнең шаһиты сөйләгәнчә, солдатлар тыныч кешеләрне, юл читенә тезләндереп, футболкаларын башларына тартып кияргә мәҗбүр иткәннәр һәм берсенең җилкәсенә атканнар. Бу Бучада табылган гражданнар киемендәге берничә ир-атның яткан позалары тасвирламасы белән туры килә. Алтынчы мартта Ворзельдә Русия хәрбиләренең ут ачуыннан качып яшеренгән кешеләр утырган подвалга төтен шашкасы ташлый. Яшеренүчеләр подвалдан чыккач, хәрбиләр бер хатын-кызны һәм 14 яшьлек баланы атып үтергәннәр. Human Rights Watch оешмасына бу мәгълүматны әлеге хатын-кыз белән бер подвалда булган ир-ат биргән.

HRW Харьков өлкәсе мәктәбендә хатын-кызны көчләүнең ким дигәндә бер очрагы турында хәбәр итте, әлеге хатын бу мәктәптә гаиләсе белән яшеренгән булган: әлеге вакыйга 13 мартта булган. Бу хатын-кыз раславынча, солдат аны кыйнаган һәм битен, муенын һәм чәчләрен пычак белән кискән.

"Без документлаштырган очраклар Украина халкына карата аңлы рәвештә кансызлык гамәлләрен һәм көчләү куллануны күрсәтә. Аларны хәрби җинаятьләр буларак тикшерергә кирәк", – дип ассызыклый хисапта Human Rights Watchның Европа һәм Үзәк Азия бүлекләре мөдире Хью Уильямсон.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG