Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы Бучада үтерелгән кешеләрнең фотоларын чыгаруны "чираттагы провокация" дип атады


3 апрель иртәсендә журналистлар һәм Украина хакимияте Киевның төньяк-көнбатышындагы Буча шәһәре урамнарында дистәләгән кеше үлгәнен хәбәр итте. Мәетләрнең фотоларын Reuters, УНИАН, AFP бастырды. 

Русиянең рәсми аңлатмасы кич белән генә күренде. Моңа кадәр Русия саклану министрлыгының телеграм-каналы "Война с фейками" телеграм каналындагы язуны гына таратты. Анда Бучада Русия гаскәрләре чигенгәннән соң дистәләгән кешенең үле гәүдәләре табылуы турында хәбәрләр "планлаштырылган медиакампания" дип аталды.

Рәсми аңлатмасында саклану министрлыгы шул пропаганда каналында язылганнарны кабатлады диярлек.

"Бучадагы җинаятьләрнең дәлилләре җәмәгатьчелеккә Русия гаскәрләре киткәннән соң дүртенче көнендә, СБУ офицерлары һәм Украина телевидениесе вәкилләре шәһәргә килеп җиткәч кенә чыгуы гаҗәп түгел", диде министрлык.

Русия саклану министрлыгы әйтүенчә, "Киев режимының Көнбатыш медиасы өчен, Бучадагы фото һәм видеоязмаларны чыгаруы, Мариуполь бала тудыру йортындагы һәм башка шәһәрләрдәге кебек чираттагы бер күз буяу булуына дәлил".

Шулай ук Саклану министрлыгы сүзләренчә, "Буча шәһәре Русия хәрбиләре контролендә булган вакытта җирле халык шәһәр буйлап иркен йөреп, кәрәзле элемтә кулланган. Буча шәһәреннән чыгу тыелмаган. Барлык җирле халыкның да яшәү җиреннән төньякка, шул исәптән Беларуска, ирекле рәвештә китәргә мөмкинлеге булган".

Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба, Русия хәрбиләре кылганнарның барлык дәлилләрен Украина тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлектә туплау өчен, Халыкара җинаять мәхкәмәсен Бучага чакырды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG